Гошер сәдакасы — барыбыз алдында да зур гыйбадәт
Аллаһы Тәгалә тәннәребезне пакьләү өчен ураза гыйбадәтен яралткан булса, малларыбызны пакьләү өчен безгә зәкятне фарыз итте. Раббыбыз адәм баласына рухи чистарыну гына түгел, ризыгының да хәләл булуын бурыч итеп йөкләде. Адәм баласы җанын-рухын иман белән ныгытса, тәнен ураза белән чистарткан булса, аңа шулай ук хәләл көче белән тапкан малын да пакьләү фарыз ителде.